үткәрү
0%
"
"
"
"
"
"
"
"
"
"
"
Татарстан
мирасы
Time arrow Тизлек Чыдамлылык Дәрәҗә Кызыксынучанлык Сизгерлек Традиция Осталык Бердәмлек Ныклык Максатчанлык
Татарстан кешесе эшне озакка сузмый.
Татарстан үз халкында бу сыйфатны үстерә: кеше акыл һәм физик хезмәт белән күбрәк шөгыльләнгән, тәнен һәм рухын чыныктырган саен, көчлерәк һәм чыдамлырак була.
Дәрәҗә башка кешене, аның тормыш кыйммәтләрен һәм дөньяга карашын кабул итә белүдән туа. Бу сыйфат көндәлек чикләнгәнлектән ышанычлы саклый һәм Республика этикасының аерылгысыз өлеше булып тора.
Асылны табу, аңлау, үзгәртү һәм эшне башлау омтылышы – Татарстанда яшәү лейтмотивларының берсе.
Бизнеста, фәндә һәм сәнгатьтә иң перспектив юнәлешне табарга һәм аны күрелмәгән биеклеккә күтәрергә? Әйе, моны зирәклек белән генә эшләп була.
Татарстан халкы традицияләргә сак карый һәм, яңа традицияләрне барлыкка китереп, аларны да кадерләп саклый.
«Кеше үз акылын танып белү белән баетканда, тормыш белән ләззәтләнергә дә өйрәнергә тиеш», - дигән Н.И. Лобачевский «Тәрбияләүнең иң мөһим предметлары» исемле нотыгында.
Татарстан халкы үзен бердәм мәдәни-географик берлек буларак кабул итә.
Татарстан халкына билгеләгән юлдан борылмаска һәм куелган максатларга ирешергә ярдәм иткән тарихи дөрес сыйфат.
Кешедә берничә буынга сакланып кала алган максатны күрү сыйфаты - Татарстан халкының позитив үзенчәлеге.
Борынгы бабаларыбыз мирасы вакыт угы булып, хәзерге заман аша үтә һәм киләчәкне формалаштыра! Күбрәк белер өчен, үзеңә якын тасвирламаны сайлап ал.

Тизлек

Татарстан кешесе эшне озакка сузмый.

Эшендә һәм көндәлек тормышында «әйтелгән-эшләнгән» кагыйдәсен үти: аңа яшендәй реакция һәм өзлексез хәрәкәт итү теләге хас.

Республикада үткәрелгән масштаблы вакыйгаларның уңышы эшне озакка сузмыйча тормышка ашыруга бәйле. Уй тизлеге теоретик белемне гамәлгә ашырырга мөмкинчелек бирә: шуның өчен А.М.Туполев исемендәге КГТУ һәм «Татнефть» гамәли яктан әһәмиятле тикшеренүләр тәкъдим итәләр.

Бу сыйфат Россиядә иң эффектив булып танылган дәүләт аппараты эшчәнлегендә дә чагыла.

Шунлыктан Татарстанда спорт машиналары һәм, әлбәттә, саф токымлы ат чабышлары популяр. Югары тизлектәге спорт төрләре – хәзерге Республиканың гәүдәләнеше.

Мәгънәле объект

Казан ипподромы

Казан ипподромы

Элек-электән татарлар, кемнең аты тизрәк һәм җитезрәк дип бәхәсләшергә яратканнар.

Төбәкләп

Җәядән ату

Җәядән ату осталыгы буенча төрки кабиләләренә тиңдәшләр табылмый. Җәя һәм ук – бүген дә Татарстан мәдәниятенең мөһим символлары булып торалар. Метафорик кулланышыннан тыш, җәя һәм ук хәзерге спортта да актив кулланыла, Республикада ел дәвамында ату буенча төрле ярышлар үткәрелә.