үткәрү
Муса Җәлил һәйкәле

Муса Җәлил һәйкәле

Казан Кремленең Спас манарасы янында ук мәһабәт монумент тора, ул фашист илбасарларына каршы көрәшеп һәлак булган герой һәм ватанпәрвәр Муса Җәлил хөрмәтенә куелган.

Шагыйрьнең билгә кадәр ялангач гәүдәсе, аны чолгаган чәнечкеле тимер чыбыкларны өзәргә тырышып, алга  омтылган. Корычтай ныклык һәм үҗәтлекне чагылдырып, гасырлар буеннан-буена катып калган бу талпыныш кешеләрне 1944 елның 25 нче августында  татар шагыйре җәзалап үтерелгән  Берлинның  Плетцензее төрмәсенә күчерә.

Немец әсирлегенә эләккәч, мәдәни-агарту чаралары үткәрү сылтавы белән Җәлил фашистларга каршы агитация алып бара. Аны үлем карарын көтү дә сындыра алмый: яшерен оешма фаш ителгәч, Җәлил көрәшен туктатмый, шигырьләре аша дәвам итә. «Исемем дә яңгырар җыр булып», – бу юл Җәлилнең тоткынлыкта язган «Моабит дәфтәре»ннән.

Һәйкәл торган урын Казанның иске карталарында күптәннән күрсәтелә: 1895 елда монда Россияне крепостной хокуктан азат иткән Александр I гә һәйкәл куелган. 1918 елда аның урынына «Азат хезмәт» дип аталган, металлургны сурәтләүче сын куела, ә элеккеге Спас мәйданы атамасын хезмәт ияләренең дуслыгы көне – 1 нче Май атамасы алыштыра. Тиздән эшче сыны алынып, пролетариат юлбашчысы Владимир Ильич Ленинга һәйкәл урнаштырыла. 1951 елда Ленин статуясы Ирек мәйданына күчерелә, ул бүген дә шуннан күзәтә, ә Кремль янына Сталинга һәйкәл куялар, ләкин ул да монда озак тормый.

Үзенең ныклыгы белән малайларга үрнәк булган, өлкәннәрне үҗәтлеккә өйрәтүче хәзерге һәйкәл элегрәк куелган сыннардан аерылып тора.  

Ленинград блокадасын өзү өчен барган Любань операциясе вакытында, каты яраланып, Җәлил әсирлеккә төшә. Солдатларны совет партизаннары һәм большевиклар режимына каршы сугышка әзерләү максаты белән төзелгән «Идел-Урал» СС легионына ул 1942 елда языла. Аңа әсирләр арасында мәдәни–агарту эшләре алып бару йөкләнә. Легионерлар белән очрашулар вакытында Җәлил Өченче Рейхка каршы көрәшү өчен төзелгән яшерен оешмага кешеләр туплый.

Җәлил эшләгән Кормашев оешмасына немец контрразведкасы үз кешесен кертүгә ирешә. Оешманың барлык әгъзалары кулга алына һәм җитәкчеләре җәзалап үтерелә. Кулга алынып, Плетцензее төрмәсендә үтерелгәнгә кадәр, берара әсир диверсантларны Моабит төрмәсендә тоталар. Монда Муса Җәлил кечкенә дәфтәр кисәкләренә үзенең ялкынлы шигырьләрен яза, аларны соңыннан «Моабит дәфтәрләре» дип атыйлар. Җәзалап үтерелгәнлегенә ике ел үткәч, Муса Җәлил СССРның Дәүләт иминлеге министрлыгы тарафыннан Ватанга хыянәт итүдә һәм дошманга сатылуда гаепләнә. Шул ук елны кайбер илләрдәге Советлар Союзы илчелегенә хәрби әсирләр Җәлилнең төрмәдә язган дәфтәрләрен тапшыралар, аның гаепсезлеген исбатлыйлар. Дәфтәрләрнең латин һәм гарәп графикасында татарча язылуы укуны кыенлаштырса да, төрлечә «каралтулардан» да саклаган. Бары 1953 елда, Сталин үлеменнән соң гына, дәфтәрләр тәрҗемә ителеп, шагыйрьне тулысынча аклыйлар. 1956 елда Җәлилгә, һәлак булганнан соң, Алтын Йолдыз ордены һәм Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә 1957 елда «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек була.

1966 елның 3 нче ноябрендә Казан Кремле каршында Муса Җәлилгә һәйкәл ачыла. Скульптор Владимир Цигаль ясаган монумент шагыйрьнең тууына 60 ел тулу хөрмәтенә куелды. Шактый соңарып, 1990 елда гына, Кормашевның яшерен оешмасындагы башка корбан булучылар да акланды. 1994 елда монумент комплексы җәзалап үтерелгән татар геройларының  барельефлары белән баетылды. Хәзер бу һәйкәл комплексы РФнең мәдәни мирас объекты булып тора.

Үзлекләр

Ныклык

Җәлил үзенең шигырьләрен бик ашыгып, бер минутны да югалтмаска тырышып язган, ул «палач балтасына башын игән килеш» иҗат итә. Шуңа да язмаларны уку шулай кыен булган

Җәлил һәм аның  дусларының  яшерен оешмада кыю һәм үҗәт эшләүләре әрәмгә китми: фронтка җибәрелгән беренче «Идел – Урал» батальоны, немец командирларын кырып салып,  белорус партизаннарына кушыла

Казан Кремленең Спас манарасы янында ук мәһабәт монумент тора, ул фашист илбасарларына каршы көрәшеп һәлак булган герой һәм ватанпәрвәр Муса Җәлил хөрмәтенә куелган.