үткәрү
Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры

Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры

Киң массалар өчен театр тамашаларын Казанда инде 1791 елда ук үткәрә башлыйлар. 1803 елда беренче агач театр төзелә, шуннан бирле Татарстанда талантка гына түгел, ныклы хезмәткә һәм оста җитәкчелек итүгә дә нигезләнгән сәхнә сәнгате традицияләре үстерелә.

Беренче бина 1842 ел янгыны белән юк ителә, һәм 4 елдан соң аның таш игезәгенә нигез салына. Михаил Глинканың «Патша өчен тормыш» операсы премьерасы белән билгеләп үтелгән 1874 елдан даими опера сезоннары башлана. Аларны бинаны «эзәрлекләгән» даими янгыннар да туктатмый: ул 1874 елда яна, 1919 елда кабат ут корбаны була.

Бернигә дә карамастан, труппа эшен дәвам итә – бәхеткә, ул бик максатчан хезмәткәрләрдән тора. Мисалга, консерваториянең булачак ректоры Нәҗип Җиһанов 1943 елда Татар опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. Әле 1939 да ук, театрның ачылу хөрмәтенә, нәкъ менә аның «Качкын» операсы куела. Ул вакытка яңа бина төзелеше тәмамланмаганлыктан, спектакльләр Татар дәүләт театрында, Зур драма театрында һәм башка сәхнәләрдә бара. Бу вакытта әдәби бүлек мөдире итеп шагыйрь Муса Җәлил билгеләнә.

Бина төзелеше сугыштан соң дәвам итә, төзелеш белән архитектор Исмәгыйль Гайнетдинов җитәкчелегендә әсир немецлар шөгыльләнә. Төзүче үз эшендә совет монументаль классицизмы традицияләрендәге татар һәм борынгы болгар орнаментларын куллана. Төзелеш тулысынча 1956 елда тәмамлана.

Бина фасады һәм интерьеры риваятьләр буенча үз хуҗаларына уңыш һәм чәчәк ату китерүче оҗмах кошлары белән, мифологик тормыш агачын сурәтләүче бизәкләр белән бизәлә.

Керү ишекләрен саклык һәм ышаныч бирүче түгәрәк болгар калканнары белән бизиләр. Бинаның ян-якларында рус һәм татарның ике бөек язучысына – Александр Пушкинга һәм Габдулла Тукайга һәйкәлләр тора. Аларның әсәрләре буенча куелган спектакльләр театр сәхнәсендә күптән бара. Театрның дивар бизәкләрендә мөселманнар өчен изге чәчәк – Аллаһ исеменең визуаль метафорасы - лалә бар.

Опера һәм балет театры архитекторлары сәхнә арты бүлмәләрен һәм сәхнәне актерларның үтенечләренә колак салып төзегәннәр – шуңа күрә театр публика өчен дә, артистлар өчен дә гаять уңайлы.

1956 елның 28 сентябрендә яңа бина ачылгач (Җиһановның «Алтынчәч» операсы яңгырый), аңа Муса Җәлил исеме бирелә.

Вакытлар узу белән театрның репертуары алышына, анда рус һәм чит ил классиклары әсәрләре барлыкка килә. 1988 елда театр «академия» театры булып китә. 1982 елдан аның сәхнәсендә Фёдор Шаляпин исемендәге эре халыкара опера фестивале үткәрелә башлый. Ә 1987 елдан башлап классик балет фестивале үтә, 1993 елдан ул Рудольф Нуриев исемен йөртә.

Опера һәм балет театры костюмнар һәм аяк киемнәрен дә үзе мөстәкыйль тегә. Эскизлар һәм катлаулы декорацияләр дә Казан театры осталарының куллары белән булдырыла.

90 нчы елларда, СССР таркалганнан соң, Россия театрларының залларын буш диярлек калдырып, халыкның мәдәни дәрәҗәсе кискен кимеде. Тамашачы кызыксынуын яңарту һәм куелышларның дәрәҗәсен күтәрү өчен, Татар опера һәм балет театры җитәкчелеге даими труппадан баш тарту турында карар кабул итә һәм артистлар эшенең контракт системасына күчә. Бу реформадан соң спектакльләргә дөньякүләм танылган эре опера һәм балет йолдызларын җәлеп итү мөмкинлеге туа. Яңалык ифрат зур уңыш китерә. Хәзер театрның яңадан даими балет һәм опера труппалары бар.

Үзлекләр

Ныклык

Опера һәм балет аеруча югары осталык кына түгел, гаҗәеп үҗәтлек тә таләп итә. Артистлар зур хезмәт бәрабәренә чын сәнгать тудыралар – Казанда аның белән Опера һәм балет театрында ләззәтләнергә була

Киң массалар өчен театр тамашаларын Казанда инде 1791 елда ук үткәрә башлыйлар. 1803 елда беренче агач театр төзелә, шуннан бирле Татарстанда талантка гына түгел, ныклы хезмәткә һәм оста җитәкчелек итүгә дә нигезләнгән сәхнә сәнгате традицияләре үстерелә.