үткәрү
Сөембикә манарасы

Сөембикә манарасы

Сөембикә манарасы, легендар җиде яруслы авыш манара – Казанның архитектура символы. Аның ярусларының баскычлы сызымталарыннан һәм һавага омтылган очыннан Казанны барлык сурәтләрдә таныйлар.

Манараның барлыкка килүе тирәсендә риваятьләр йөри. Иң билгелесе – Иван Грозный, Гәрәй ханның тол хатыны - татар гүзәле Сөембикәне хатынлыкка алырга теләп, аның үтәргә мөмкин булмаган шартын да үтәргә вәгъдә бирә. Җиде көн эчендә ул Сөембикә өчен җиде яруслы манара төзи. Патшабикә манараның агач баскычларыннан күтәрелә, иң югары күзәтү мәйданчыгына чыга, яраткан шәһәренә күз сала, халкы белән хушлаша – һәм кош булып аска ташлана. Горур татарларның сынмас рухы турындагы бу риваять казанлыларның йөрәгенә хуш килә һәм алар риваятьне шәһәр кунакларына бик еш сөйлиләр.

Чынлыкта Сөембикә манарадан сикерми, ә Мәскәүгә алып кителеп, кияүгә бирелә. Ә Иван IV үз осталарына санаулы көннәрдә манара төзергә боерырга сәләтле кеше булса да, кагыйдә буларак, корылмалар ул чакта агачтан төзелә. Тарихчылар манараны XVII яки, хәтта XVIII гасырда төзелгән диләр, хәер, ул хан заманнарындагы элеккеге күзәтү манарасы урынына салынган дигән фараз да бар. Мәгълүматларны тәгаенлау мөмкин түгел, Кремль фәрманнары архивы заман тирәнлекләрендә өметсез югалган.

Манараның яшел очына кидерелгән «алтын» алма турында да бер риваять бар. XIX гасырның имеш-мимешләре, янәсе, алма алтыннан эшләнгән, ә аның эчендә татарлар өчен мөһим документлар бар дигән сүзләр губернаторны шул хәлгә китереп җиткергән ки, ул алманы алып эчендә нәрсә барлыгын ачыкларга боерган. Алма җиздән эшләнгән була, эчендә бернинди дә документлар табылмый. Анда искерүдән барлыкка килгән тишекләр губернаторга артефактны яңартырга сәбәп булса, татар җәмәгатьчелегенең җил алып киткән документлар иртәме-соңмы табылачак дигән ышанычын ныгыта.

Хәзер алмага ярымай урнаштырылган, ә 1918 елга кадәр ике башлы бөркет кидертелгән була.

Манара Кремльнең ныгытма диварларыннан ерактарак тора, ул беркайчан саклану корылмасы булмаган, күп еллар күзәтүче ролен үтәгән. Казанлылар күптән манарага күзәтү мәйданчыгы статусын кайтарырга телиләр. Башка бер бинадан да шәһәрнең тарихи үзәгенә мондый искиткеч манзара ачылмый.

Ләкин манараның авышу почмагы куркыныч тудыра: ул төньяк-көнчыгышка таба ике метрга диярлек авышкан. XX гасыр башында манараның беренче ярусына, матур булмаса да, җимерелүдән тоткарлаучы металл кыршау кидерделәр.

Хәзер манараның нигезе ныгытылган, манара үзе реставрацияләнгән. Сөембикә манарасына керергә ярамый, әмма тыелган булгач, аның диварлары кешене үзенә аеруча җәлеп итеп тора булса кирәк, эчендәге агач култыксаларга имза куярга теләүчеләр дә байтак. Диварлардагы граффитилар арасында ХХI гасырда төшерелгәннәре дә бар.

Казанлылар да, Татарстан башкаласын яратучылар да XXI гасырда манара керү өчен яңадан ачык булыр һәм максатчанлык, матурлык һәм чыдамлык символы булып калыр дип өметләнәләр. 

Үзлекләр

Максатчанлык

Казанлылар күптән манарага күзәтү мәйданчыгы статусын кайтарырга телиләр. Башка бер бинадан да шәһәрнең тарихи үзәгенә мондый искиткеч манзара ачылмый

Сөембикә манарасы, легендар җиде яруслы авыш манара – Казанның архитектура символы. Аның ярусларының баскычлы сызымталарыннан һәм һавага омтылган очыннан Казанны барлык сурәтләрдә таныйлар.