үткәрү
0%
"
"
"
"
"
"
"
"
"
"
"
Татарстан
мирасы
Time arrow Тизлек Чыдамлылык Дәрәҗә Кызыксынучанлык Сизгерлек Традиция Осталык Бердәмлек Ныклык Максатчанлык
Татарстан кешесе эшне озакка сузмый.
Татарстан үз халкында бу сыйфатны үстерә: кеше акыл һәм физик хезмәт белән күбрәк шөгыльләнгән, тәнен һәм рухын чыныктырган саен, көчлерәк һәм чыдамлырак була.
Дәрәҗә башка кешене, аның тормыш кыйммәтләрен һәм дөньяга карашын кабул итә белүдән туа. Бу сыйфат көндәлек чикләнгәнлектән ышанычлы саклый һәм Республика этикасының аерылгысыз өлеше булып тора.
Асылны табу, аңлау, үзгәртү һәм эшне башлау омтылышы – Татарстанда яшәү лейтмотивларының берсе.
Бизнеста, фәндә һәм сәнгатьтә иң перспектив юнәлешне табарга һәм аны күрелмәгән биеклеккә күтәрергә? Әйе, моны зирәклек белән генә эшләп була.
Татарстан халкы традицияләргә сак карый һәм, яңа традицияләрне барлыкка китереп, аларны да кадерләп саклый.
«Кеше үз акылын танып белү белән баетканда, тормыш белән ләззәтләнергә дә өйрәнергә тиеш», - дигән Н.И. Лобачевский «Тәрбияләүнең иң мөһим предметлары» исемле нотыгында.
Татарстан халкы үзен бердәм мәдәни-географик берлек буларак кабул итә.
Татарстан халкына билгеләгән юлдан борылмаска һәм куелган максатларга ирешергә ярдәм иткән тарихи дөрес сыйфат.
Кешедә берничә буынга сакланып кала алган максатны күрү сыйфаты - Татарстан халкының позитив үзенчәлеге.
Борынгы бабаларыбыз мирасы вакыт угы булып, хәзерге заман аша үтә һәм киләчәкне формалаштыра! Күбрәк белер өчен, үзеңә якын тасвирламаны сайлап ал.

Максатчанлык

Кешедә берничә буынга сакланып кала алган максатны күрү сыйфаты - Татарстан халкының позитив үзенчәлеге.

Омтылышлык аркасында КФУ һәм КАИ фәнни династияләре мөмкинлеге, Свияжск утравының барлыкка килүе – совет властенең сугышчан атеизм вакытындагы гыйбәдәт объектларының  тулысынча саклануы. Республика халкының телләренә, ментальлегенә һәм яшәү рәвешенә алга омтылыш салынган. Җиңеп чыгу, максатка ирешү юлында энергияне туплау сыйфаты, Татарстан халкына, бар дөньядан килгән кунакларны сокландырып, амбицияле проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә.

Татарстанлылар гел алга бара. Ни өчен, кая барганнарын алар яхшы белә.

Мәгънәле объект

Шаляпин һәйкәле

Шаляпин һәйкәле

Шаляпин: «Мин, гомумән, үҗәт хезмәттән башка, талант көченә генә ышанмыйм», - дигән. Җырчының берничә ел дәвамында төзелгән һәм дөньяда бердәнбер булган һәйкәле әлеге сүзләрне раслый.

Төбәкләп

Александров Пассажы

Александров Пассажы – Европа модасы белән шәрыкның үтә купшылыгы кушылуның гаҗәеп үрнәге. 1880 елда беренче гильдия сәүдәгәр Александр Сергеевич Александров Париждагы Vivienne сәүдә пассажы үрнәгендә сәүдә галереясы булдырырга тели, нәтиҗәдә көткәннән дә гаҗәебрәк проект килеп чыга – Казанда мондый бинаның әле төзелгәне булмый.